Loading surah...
Back to Tatar Quran
29 Ayahs • Medinan
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Җирдәге вә күкләрдәге барча мәхлук, һәр кимчелектән пакь дип Аллаһуны" мактап зекер итәләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә белеп эшләүчедер.
لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ ۖ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍۢ قَدِيرٌ
Җирдә вә күкләрдә булган һәр нәрсәгә патша булу, Аллаһуга хастыр, тергезә вә үтерәдер, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.
هُوَ ٱلْأَوَّلُ وَٱلْءَاخِرُ وَٱلظَّٰهِرُ وَٱلْبَاطِنُ ۖ وَهُوَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ
Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән элек бардыр вә һәр нәрсәдән соң да бардыр, Ул бакыйдыр, Аның бетү ихтималы юктыр, барча галәмне төзүе белән Аның барлыгы ачыктыр, вә Аның сыйфаты яшерендер, Аның сыйфатын һичкем белә алмас. Вә Ул һәр нәрсәне белүчедер.
هُوَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ فِى سِتَّةِ أَيَّامٍۢ ثُمَّ ٱسْتَوَىٰ عَلَى ٱلْعَرْشِ ۚ يَعْلَمُ مَا يَلِجُ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا يَخْرُجُ مِنْهَا وَمَا يَنزِلُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ وَمَا يَعْرُجُ فِيهَا ۖ وَهُوَ مَعَكُمْ أَيْنَ مَا كُنتُمْ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌۭ
Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне алты көн эчендә төзеде, соңра ґәрешне касъ кылып аңа бәйләнеше булган эшне йөретте, Ул беләдер җиргә кергән нәрсәне вә җирдән чыккан нәрсәне, дәхи күктән иңгән нәрсәне һәм күккә ашкан нәрсәне беләдер, вә Ул кайда гына булсагыз да сезнең белән бергәдер. Ул – Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне күрүчедер.
لَّهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ
Җиргә вә күкләргә хуҗа булу Аллаһуга хастыр, вә һәр эш Аллаһуга кайтарыладыр.
يُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَيُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ ۚ وَهُوَ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
Кичне көндезгә кертер вә көндезне кичкә кертер, вә Ул – Аллаһ күкрәктәге яшерен уйларны белүчедер.
ءَامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَأَنفِقُوا۟ مِمَّا جَعَلَكُم مُّسْتَخْلَفِينَ فِيهِ ۖ فَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنكُمْ وَأَنفَقُوا۟ لَهُمْ أَجْرٌۭ كَبِيرٌۭ
Ий кешеләр Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерегез, вә малларыгыздан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирегез, ул маллар сезгә ата-бабаларыгыздан калды! Сезләрдән имән китереп дин тоткан хәлдә садака бирүчеләр – аларгадыр олугъ әҗерләр.
وَمَا لَكُمْ لَا تُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ ۙ وَٱلرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ لِتُؤْمِنُوا۟ بِرَبِّكُمْ وَقَدْ أَخَذَ مِيثَٰقَكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Ий кешеләр, ни булды сезгә: Аллаһуга иман китермәссез вә Аңа итагать итмәссез, бит пәйгамбәр сезне Раббыгызга иман китерергә чакырадыр, вә ул сездән Аллаһуга иман китереп Аңа итагать итәрсез дип ґәһед алды, әгәр Аллаһуга, Коръәнгә вә пәйгамбәргә ышанган булсагыз?
هُوَ ٱلَّذِى يُنَزِّلُ عَلَىٰ عَبْدِهِۦٓ ءَايَٰتٍۭ بَيِّنَٰتٍۢ لِّيُخْرِجَكُم مِّنَ ٱلظُّلُمَٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ ۚ وَإِنَّ ٱللَّهَ بِكُمْ لَرَءُوفٌۭ رَّحِيمٌۭ
Ул – Аллаһ үзенең колы Мухәммәд г-мгә ачык аңлатучы аятьләрне иңдерәдер, сезләрне адашу караңгылыгыннан чыгарып һидәят яктылыгына кертмәк өчен. Әлбәттә, Аллаһ сезгә йомшаклык кылучы рәхимледер.
وَمَا لَكُمْ أَلَّا تُنفِقُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَلِلَّهِ مِيرَٰثُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ لَا يَسْتَوِى مِنكُم مَّنْ أَنفَقَ مِن قَبْلِ ٱلْفَتْحِ وَقَٰتَلَ ۚ أُو۟لَٰٓئِكَ أَعْظَمُ دَرَجَةًۭ مِّنَ ٱلَّذِينَ أَنفَقُوا۟ مِنۢ بَعْدُ وَقَٰتَلُوا۟ ۚ وَكُلًّۭا وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلْحُسْنَىٰ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌۭ
Ий ышанучылар, сезгә ни булды, малыгызны Аллаһ юлына бирмәскә, җир вә күкләр байлыгы – Аллаһ мирасы була торып? Сезләрдән Мәккә шәһәренә алмас борын малын Аллаһ юлына биргән һәм Аллаһ юлында сугыш кылган кеше, бу эшләрне Мәккәне алганнан соң эшләгән кешеләр белән бертигез булмас, Мәккәне алмас борын, малын биреп Аллаһ юлында сугыш кылган кеше дәрәҗәдә олугърактыр, Мәккәне алганнан соң малын биргән вә Аллаһ юлыңда сугыш кылган кешедән. Аларның әүвәлгеләренә дә вә ахыргыларына да Аллаһ җәннәтне вәгъдә кылды, вә Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
مَّن ذَا ٱلَّذِى يُقْرِضُ ٱللَّهَ قَرْضًا حَسَنًۭا فَيُضَٰعِفَهُۥ لَهُۥ وَلَهُۥٓ أَجْرٌۭ كَرِيمٌۭ
Яхшы эшләрне изге гамәлләрне кем Аллаһуга бурычка бирер, ягъни фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылыр, әгәр шулай кылса Аллаһ ул кешенең әҗерен күп мәртәбә арттырыр вә аңа яхшы нигъмәтләр булыр иде.
يَوْمَ تَرَى ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَٰتِ يَسْعَىٰ نُورُهُم بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَٰنِهِم بُشْرَىٰكُمُ ٱلْيَوْمَ جَنَّٰتٌۭ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَا ۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
Кыямәт көнендә мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны күрерсең, һидәят нурлары алларыннан вә уңнарыннан барыр. Фәрештәләр әйтер: "Бүген сөенеч сезләргә, сезгә асларыннан татлы елгалар ага торган бакчалар, ул бакчаларда сез мәңге калырсыз, нурга чорналып бакчаларда мәңге калу зур уңыштыр.
يَوْمَ يَقُولُ ٱلْمُنَٰفِقُونَ وَٱلْمُنَٰفِقَٰتُ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱنظُرُونَا نَقْتَبِسْ مِن نُّورِكُمْ قِيلَ ٱرْجِعُوا۟ وَرَآءَكُمْ فَٱلْتَمِسُوا۟ نُورًۭا فَضُرِبَ بَيْنَهُم بِسُورٍۢ لَّهُۥ بَابٌۢ بَاطِنُهُۥ فِيهِ ٱلرَّحْمَةُ وَظَٰهِرُهُۥ مِن قِبَلِهِ ٱلْعَذَابُ
Кыямәт көнендә монафикъ ирләр вә монафика хатыннар, мөэминнәргә әйтерләр: "Безне көтегез, нурыгыздан файдаланып артыгыздан барыйкчы", – дип. Аларга әйтелер: "Артыгызда калган дөньяга кайтыгыз вә нурны анда эзләгез", – дип. Ул монафикълар белән мөэминнәр арасына бер ишекле дивар корылыр, ул диварның эчендә җәннәт вә тышында җәһәннәмдер.
يُنَادُونَهُمْ أَلَمْ نَكُن مَّعَكُمْ ۖ قَالُوا۟ بَلَىٰ وَلَٰكِنَّكُمْ فَتَنتُمْ أَنفُسَكُمْ وَتَرَبَّصْتُمْ وَٱرْتَبْتُمْ وَغَرَّتْكُمُ ٱلْأَمَانِىُّ حَتَّىٰ جَآءَ أَمْرُ ٱللَّهِ وَغَرَّكُم بِٱللَّهِ ٱلْغَرُورُ
Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды.
فَٱلْيَوْمَ لَا يُؤْخَذُ مِنكُمْ فِدْيَةٌۭ وَلَا مِنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ۚ مَأْوَىٰكُمُ ٱلنَّارُ ۖ هِىَ مَوْلَىٰكُمْ ۖ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ
Инде кыямәт көнендә гөнаһларыгызны җуяр өчен сездән фидия алынмас һәм кәферләрдән дә алынмас, сезнең урыныгыз уттыр, ул сезнең хуҗагыздыр, ничек теләсә шулай яндырыр, вә ул ут ни яман барачак урындыр.
۞ أَلَمْ يَأْنِ لِلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَن تَخْشَعَ قُلُوبُهُمْ لِذِكْرِ ٱللَّهِ وَمَا نَزَلَ مِنَ ٱلْحَقِّ وَلَا يَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ مِن قَبْلُ فَطَالَ عَلَيْهِمُ ٱلْأَمَدُ فَقَسَتْ قُلُوبُهُمْ ۖ وَكَثِيرٌۭ مِّنْهُمْ فَٰسِقُونَ
Әйә иман китергән кешеләргә вакыт җитмәдеме Аллаһуны күп зекер кылып күңелләрен Аллаһудан куркучы итәргә, дәхи хаклык белән иңгән Коръән белән вәгазьләнеп ихласлыкны, тәкъвәлекне камилләштереп иманнарын куәтләргә вакыт җитмәдеме? Һәм үзләреннән элек китап бирелгән гафилләр кеби булмаска аларга озак вакыт пәйгамбәр килми торды, күңелләре каралды, вә аларның күбрәге фасыйклардыр.
ٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يُحْىِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا ۚ قَدْ بَيَّنَّا لَكُمُ ٱلْءَايَٰتِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз!
إِنَّ ٱلْمُصَّدِّقِينَ وَٱلْمُصَّدِّقَٰتِ وَأَقْرَضُوا۟ ٱللَّهَ قَرْضًا حَسَنًۭا يُضَٰعَفُ لَهُمْ وَلَهُمْ أَجْرٌۭ كَرِيمٌۭ
Дөреслектә садака бирүче ирләр вә хатыннар, вә яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһуга бурычка биргән, ягъни Ислам вә мохтаҗ мөселманнарга малы вә хезмәте белән ярдәм иткән кешеләр, Аллаһ аларга сәвабны арттырып бирер вә аларга җәннәтнең күркәм нигъмәтләре булыр.
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرُسُلِهِۦٓ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلصِّدِّيقُونَ ۖ وَٱلشُّهَدَآءُ عِندَ رَبِّهِمْ لَهُمْ أَجْرُهُمْ وَنُورُهُمْ ۖ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَكَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَآ أُو۟لَٰٓئِكَ أَصْحَٰبُ ٱلْجَحِيمِ
Аллаһуга, һәр пәйгамбәргә иман китергән кешеләр, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итсәләр – алардыр чын ышанучылар һәм Раббылары хозурында гуаһлар, аларның әҗерләре һәм нурлары үзләренә тәгаенледер. Әмма аятьләребезне ялганга тотучы кәферләр, алар – Җәхим тәмугында янучылардыр.
ٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا لَعِبٌۭ وَلَهْوٌۭ وَزِينَةٌۭ وَتَفَاخُرٌۢ بَيْنَكُمْ وَتَكَاثُرٌۭ فِى ٱلْأَمْوَٰلِ وَٱلْأَوْلَٰدِ ۖ كَمَثَلِ غَيْثٍ أَعْجَبَ ٱلْكُفَّارَ نَبَاتُهُۥ ثُمَّ يَهِيجُ فَتَرَىٰهُ مُصْفَرًّۭا ثُمَّ يَكُونُ حُطَٰمًۭا ۖ وَفِى ٱلْءَاخِرَةِ عَذَابٌۭ شَدِيدٌۭ وَمَغْفِرَةٌۭ مِّنَ ٱللَّهِ وَرِضْوَٰنٌۭ ۚ وَمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَآ إِلَّا مَتَٰعُ ٱلْغُرُورِ
Белегез, дөнья тереклеге фәкать уен-көлке вә күзгә күренгән файдасыз зиннәттер, вә үз арагызда мактанышудыр, вә маллар һәм балалар күбәйтешүдер, ул дөнья тереклеге үлән үстергән яңгыр кебидер, үләннең вә игеннең яхшы үсүеннән кәфер ґәҗәбләнер, соңра ул иген корыр, күрерсең саргайганы хәлдә соңра һичнәрсәгә яраксыз кырылган кау булып калыр. Әмма ахирәттә кәферләргә каты ґәзаб бардыр, вә мөэминнәргә Аллаһудан гафу итү һәм ризалык бардыр. Дөнья тереклеге фәкать алдана торган черек тавар гынадыр.
Page 1 of 2 (29 ayahs)